Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән урманчылыгына Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле килгән

Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 гектар мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 гектар урман культуралары өстәп утыртылды.

Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Чирмешән муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Ул «Чирмешән урманчылыгы» ДКУ һәм «Чирмешән урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Бу турыда Урман хуҗалыгы министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Эш визиты кысаларында Илгизәр Зарипов быел урман культураларын агротехник карау буенча 6нчы кварталда башкарылган эшләрнең һәм Казан участогының 13нче кварталында санитария-савыктыру чараларының сыйфатын бәяләде.

Шуның белән берлектә ул базислы урман питомникларын, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында Светлогорск участогының 54нче кварталында утыртылган истәлекле утыртмаларны һәм 67нче кварталдагы кишәрлекне карады, соңгысында ликвид булмаган агачларны җыеп алу эшләре башкарылган.

Моннан тыш, министрның беренче урынбасары муниципаль район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов белән дә очрашты һәм Казанка участогының эш кишәрлегендә булды.

Урман хуҗалыгы җитәкчесе Алмаз Мотыйгуллин, 2020 елгы урман культуралары сезоны кысаларында Чирмешән урманчылыгы территориясендә 40 гектар мәйданда урман культуралары утыртылды, 77 гектар урман культуралары эстәп утыртылды, 0,7 гектарда базислы урман питомнигында орлыклар чәчелде, дип сөйләде. Хәзерге вакытта урман культураларын агротехник карау эшләренә керештек, дип тә өстәде ул.

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: minleshoz.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев