Чирмешән Туган як тарихы музеена – виртуаль сәяхәт
Туган як тарихы музее хезмәткәрләре район мәктәпләренә барып, укучылар өчен музей заллары буенча виртуаль сәяхәт оештыралар.
Шешминка, Туймәт, Иске Үтәмеш, Лагерка, Түбән Кармалка, Әмир мәктәпләре укучылары музей экспонатлары фотоларыннан төзелгән презентацияне күрергә дә өлгергәннәр. Шунда ук райондаш рәссамнарыбызның эшләреннән күргәзмә оештырылган. Уку елы дәвамында алар барлык мәктәпләрдә дә булырга ниятлиләр. Мондый сәяхәттән соң укучыларда әлеге экспонатларны музейга барып, үз күзләре белән күрү теләге арта, презентация аша гына туган як тарихы музеендагы барлык экспонатларны да күрсәтеп бетерү мөмкин түгел.
Архив фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев