Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән табибларының балаларга сөйләр сүзләре күп

Районның “Кояшлы” лагеренда ял итүче малайлар, кызлар янына район үзәк больницасы табиблары килеп китте. Алар тикшерергә, укол ясарга түгел, сәламәт яшәү рәвеше хакында, спорт белән шөгыльләнү файдасы, начар гадәтләрнең зыяны хакында сөйләргә килгәннәр.

Ни кызганыч, яшүсмерләр арасында наркомания дигән зәхмәт “яшәрә” бара. Табиблар әйтүенчә, әле 10 ел элек кенә наркотиклар кабул итә башлаучының уртача яше 17 булса, бүген исә әлеге чиргә 12 яшьләрдән үк бирелү сирәк хәл түгел. Шуның өчен балаларга аның зыяны турында, әбиләр әйтмешли, тукып тору - бик кирәкле, вакытлы гамәл.

Табиблар Зилә Минеголова, Саимә Абрәшитова балаларны спорт белән шөгыльләнергә өндәде. Яхшы туклану да мөһим. Болар хакында лагерь кунаклары балаларга буклетлар тараттылар.

Зилә Минеголова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев