Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән студентлары - грант ияләре

Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалы студентлары Валентина Сырукина һәм Рәмзил Шәфыйков “Транспорт гранты” язгы бәйгесенең җиңүчеләре булганнар.

Республика студентлары өчен әлеге бәйгене Мәгариф һәм фән министрлыгы Студентлар лигасы белән берлектә уздыра. Ул елга ике тапкыр үткәрелә, шуңа күрә язгы һәм көзге грант дип атала. Конкурста һөнәри белем  һәм югары белем бирү оешмаларында көндезге бүлектә укучы, сессия нәтиҗәләре буенча академик бурычлары булмаган студентлар катнаша ала. Алар җәмәгать, фәнни, спорт һәм иҗади эшчәнлектә актив катнашырга тиеш. Грантның күләме - ай саен 800 сум, нәтиҗәдә алты айга 4 800 сум акча бирелә.

-Валентина пешекче-кондитер булачак, Рәмзил авыл хуҗалыгын механиклаштыру юнәлешендә белем ала, - ди филиалның педагог-оештыручысы Ольга Долгополова. – Алар икесе дә филиал тормышында актив катнашалар, яхшы укыйлар. Валя республика бәйгеләрендә дә чыгыш ясап, призлы урыннар яулады, Рәмзил – спортчы. Бу бәйгедә башка студентларыбыз да катнашып, грант ота ала.

Кадыйр Гомәров фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев