Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районының террорчылыкка каршы комиссиясе утырыш үткәрде

Ниндидер гадәттән тыш хәл булса, табигый ки, аптырап калабыз, белгәннәр дә онытыла, кул эшкә бармый. Шуңа күрә мондый очракларга әзер булып тору кирәк.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында әйтүләренчә, иҗтимагый-сәяси һәм бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү вакытында хокук тәртибен һәм җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, террорчылык һәм экстремизм гамәлләрен булдырмый калу өчен конкрет оештыру һәм профилактик чаралар эшләү мөһим. Утырыш Республика көне, Белем бәйрәме, 8 сентябрьдә ТР Дәүләт Советына булачак сайлаулар алдыннан үткәрелде.

Район башлыгы, комиссия рәисе Фердинат Дәүләтшин да әйтеп узганча, бу чорда җаваплылыкны бермә-бер көчәйтергә, иминлек мәсьәләләренә җитди карага тиешбез. Дежурлык оештыру, инструктажлар, өйрәнүләр үткәрү, җаваплыларны билгеләү – барысы да мөһим. Документлар да тәртиптә булсын. Юл хәрәкәте, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү зур роль уйный.

Оешмалар җитәкчеләре, хокук саклау органнары вәкилләре, җаваплы белгечләр катнашкан утырышта чыгыш ясаучылар байтак булды.

Район мәктәпләре яңа уку елына тулысынча әзер. Мәдәният учреждениеләре буенча да җитди проблемалар юк, аларга караган объектларда куркынычсызлык паспортлары эшләтүне генә тизләтергә кирәк, әлегә андый паспортлар ике объектта гына бар, калганнары – тикшерүдә, килештерүдә.

Гомумән алганда, барын да кабат карап чыгарга, җитешсезлекләрне тиз арада бетерергә кирәк. Бәйрәмнәрне имин, бәла-казасыз үткәрик, дөнья хәлен белеп булмый, андый-мондый көтелмәгән очракка да әзер торыйк.

фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев