Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында янгыннар электр чыбыкларының тузуы аркасында да еш була

Быелның узган тугыз аенда районда җиде янгын - барлык ут казаларының яртысы электр үткәргечләрнең төзек булмавы сәбәпле килеп чыккан.

“Усалланган” электр уты ике торак йортка, өч каралты-курага, бер фермага һәм бер автомашинага зыян салган.

Гадәттә, ут хәвеф-хәтәрләре электр үткәргечләрнең  физик  һәм мораль яктан искерүе белән бәйле. Ягъни озак кулланудан соң  алар картаялар. Аннан, замана алга барган саен, техник прогресс нәтиҗәсендә  электр энергиясен  күбрәк  һәм җиһазларның көчлерәкләрен кулланабыз.  

Электр үткәргечләрдән янгын ни сәбәпле чыга?

Беренчедән, "начар контакт" - окисьлашу, яисә механик бушау сәбәпле, үткәргечләр тоташкан урыннарда контакт начарая. Ә андый каршылыклы урыннардан ток узганда җылылык бүленә. Каршылык көчлерәк булган саен, чыбык кызып ут чыгу ихтималы арта.

Икенчедән, төзек булмаган автомат сүндергечләр, я аларның артык зурысын - токны "сизми торганын" кую. Чынлыкта исә чыбыкларга артык көчкә килгәндә, алар челтәрне өзәргә, гади генә әйткәндә "атарга" тиешләр.

-Ут чыбыкларыгызның ышанычлымы, юкмы икәнен электрчылардан тикшертергә кирәк. Әгәр сезнең өйдә алюминий үткәргечләр сузылган, бер үк вакытта ике һәм аннан да күбрәк электр җиһазлары кулланасыз икән (чәйнек, кер юу машинасы, духовка, микродулкынлы мич, су җылыткыч, кондиционер), үткәргечләрне белгечләргә күрсәтү зарур, һәм моны озакка сузмавың яхшы. Электр чыбыкларын куркынычсыз итү өчен, үткәргечнең номиналына туры килә торган автомат өзгечләр һәм көчле электр җиһазларына яңа линияләр өстәү хәерле, - ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәтенең өлкән инспекторы Андрей Фомин.

фото: pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев