Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында изоляцияләү кагыйдәләрен бозучылар штрафка тартылачак

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында кабул ителгән карарны тормышка ашыру өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Президенты Рөстәм Миннеханов үз-үзеңне изоляцияү кагыйдәләрен бозучы гражданнарга законнарның тагын да кырыслануын искәртте.

Районда 1 апрельдән шәһәрара маршрутларның барысы да ябыла. Әлегә район авылларына автобуслар йөри, чөнки аларда больница, даруханәләр  юк. Бу хакта коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау максатында районда оештырылган штаб утырышында әйттеләр.

Полиция хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшли башлый, көндез дә, төнлә дә урамнарда патрульләр йөри. Хокук сакчыларына гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре һәм волонтерлар да ярдәмгә килә. Сәбәпсез һәм балалар белән урамда йөрүчеләргә карата чаралар күреләчәк, штрафлар салыначак. Авыл җирлекләре Советларына да үз территорияләрендә контрольне көчәйтергә, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кирәк.

Районда үз-үзен изоляцияләү хәлендәгеләр саны артмаган, алар 17 кеше. Район үзәк больницасында андыйлардан мазок алып, Әлмәт шәһәренә лабораториягә илтәләр.

Фото: Гөлсирә Шәрифуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев