Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында ир-атлар һәм хатын-кызлар күпме?

2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре районыбызда хатын-кызлар күбрәк булуын күрсәтә. Гүзәл зат вәкилләре халыкның 52,5 процентын тәшкил иткән. Шул ук вакытта, илдәге кебек, районда гадәттә, малайлар кызларга караганда күбрәк туа. Мондый статистика XX йөз башыннан һәм шул  гасыр буе күзәтелә. 2010 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, райондагы 4 яшькә кадәрге 1000 малайга уртача 980 кыз туры килгән.

Әмма олырак яшь төркемендә аерма кыскара башлый. 25-19 яшьтәгеләр арасында ир-атлар һәм хатын-кызлар саны якынча тигезрәк. Төгәлрәк әйткәндә, 30-34 яшьлекләр арасында 1000 ир-атка 1060 хатын-кыз теркәлгән.

Ә инде уртача барлык яшьләр төркемендә 1000 ир-атка уртача 1108 хатын-кыз исәпләнә. Районда эшкә яраклы яшьтәгеләрдән кече халык – 19,2 процент, аларның 49,5 проценты – ир-ат, 50,5 проценты – хатын-кыз җенесеннән; эшкә яраклы яшьтәге райондашларыбыз – 56,3 проценты, аларның 54,2 проценты – ир-атлар, 45,8 проценты – хатын-кызлар; эшкә яраклы яшьтән олы халык – 24,4 процент, 30 проценты – ир-атлар, ә 70 проценты – хатын-кызлар.

Райондагы ир-атлар һәм хатын-кызлар санына кагылышлы төгәлрәк мәгълүматларны, социаль-демографик хәлне 2020 елда узачак Бөтенроссия халкы санын алу чарасыннан соң беләчәкбез.

Гөлназ Гайсина,

дәүләт статистика бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев