Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында элмә такталарны дөрес язмаучыларны штрафка тартырга мөмкиннәр

Татарстанның административ хокук бозулар кодексы нигезендә, республикада элмә такталар ике телдә – рус һәм татар телләрендә булырга тиеш. Билгеле, аларның хатасыз язылуы шарт. Әгәр бу таләпләр үтәлми икән, штрафка таруың бар.

Инде сер түгел, теге яки бу элмә такталарда, юл билгеләрендә хата белән язылган мәгълүмат гел очрап тора, яисә алар бары бер телдә генә язылган.

-Моның өчен штраф җәзасы каралган. Җитәкчеләр, җаваплы затлар бу хакта белеп торсын иде. Әүвәл кисәтү ясалырга мөмкин яисә вазифаи затларга 500 сумнан 1 мең сумга кадәр штраф җәзасы бирелә, - ди район башкарма комитетының административ комиссиясе секретаре Рәмилә Рәхмәтуллина. - Әлеге эшне районда “йомшак” итеп, кисәтүләрдән, сөйләшүләрдән башладык. Җитешсезлекләрне төзәтергә билгеле бер вакыт бирелә, әгәр алар бетерелмәсә, “штраф телендә” сөйләшергә кала.

Шулай итеп, кибет, сәүдә нокталары исемнәрен, аларның эш сәгатьләрен, урам, торак пункт атамаларын, юл билгеләрен ике телдә язу зарур. Бу шушы җирдә яшәүче халыкка, аларның телләренә хөрмәт билгесе.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев