Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында "30 мең сумлык" аракы сатканнар

Агымдагы елны район суды, составында спирт булган сыекчаны законсыз рәвештә саткан өчен, район кешеләренә карата өч административ эш тикшергән.

Казанкада яшәүче Николай Никитинга, законсыз рәвештә спиртлы эчемлек саткан өчен, район суды 30 мең сум штраф салган.

Тикшерү барышында, аның авылдашына ярты литрлы пластик шешәдә 100 сумга спиртлы эчемлек сатуын ачыклаганнар. Суд утырышында Николай Семенович үз гаебен танымаган, әлеге эчемлекне бушлай бирдем, дигән. Никитин полиция хезмәткәрләренә  шундый ук - этикеткасыз һәм акциз маркасыз 33 пластик шешәне ирекле рәвештә тапшырган.

“Астан“ сатылган продукция экспертизага җибәрелгәч, аның тормыш һәм сәламәтлек куркынычсызлыгы таләпләренә туры килмәеве ачыкланган, чөнки эчемлектә агулы микрокушылмалар табылган, нәтиҗәдә “эшмәкәргә” карата административ эш кузгатылган.

Законсыз спиртлы продукция саткан, Түбән Кармалка авылында яшәүче Надежда Денисовага һәм Лагеркадан Рудольф Журавлевка карата да суд 30ар мең сум штраф түләтү карары чыгарган, дип хәбәр иттеләр район судыннан. Әлеге якташларыбыз көмешкә сатканда тотылганнар.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев