Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районы Иске Котыш авылы ветеранына ни өчен тыл хезмәтчәне статусы бирелмәгән

- Безнең әни ни өчен тыл хезмәтчәне түгел икән, шуны ачыкларга ярдәм итегез әле, - дип Любовь Яшина, редакциягә мөрәҗәгать итте.

- 1931 елның 6 декабрендә туган әниебез Вера Климова гомере буе Иске Котыш авылында яши. 1931 елның 31 декабренә кадәр туган кешеләр тыл хезмәтчәне булып саналырга тиеш, дип укыган идем. 1995, 2000, 2005, 2010 елларда  юбилей медальләре тапшырдылар, нигәдер 2015тә дә, быел да аны оныттылар.

Газета укучыбызның әлеге соравын РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатинага җиткердек.

- Вера Григорьевна Климова тыл хезмәтчәне булып саналмый. Бездәге документлар буенча аның хезмәт стажы 1948 елдан башлана. Аның 1948-1955 елларда эшләвен шаһитлар күрсәтмәсе буенча дәлилләгәннәр, ә сугыш елларында эшләгәнен суд аша гына расларга була. Аннан соң, “Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь һәм тырыш хезмәт өчен” медале булганнар тыл хезмәтчәне булып санала.

Тыл хезмәтчәне булуны раслаучы таныклык район социаль яклау бүлеге аша бирелә, шуның өчен аларның җаваплары да артык түгелдер.

- Тыл хезмәтчәне статусы алу өчен, алда әйтеп үтелгән медаль яки Пенсия фондыннан Бөек Ватан сугышы елларында кимендә 6 ай эшләгәнлеккә белешмә булырга тиеш, - диде район социаль яклау бүлеге консультанты Елена Кочина.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев