13 августтан башлап, өч атна дәвамында, районыбыз халкының сәламәтлеген Чистай район үзәк больницасының күчмә флюорографы ярдәмендә тикшерәчәкләр.
“Үпкәләрне төшерә торган машина” аерым бер көннәрдә авылларга барачак. Аның графигы билгеләнгән:
-13 августтан – 19 августка кадәр – Чирмешәндә;
-20 августта – Лашманда;
-21 августта - Югары Кәминкәдә;
-22 августта – Кара Чишмәдә;
-23 августта – Түбән Кармалкада;
-24 августта – Югары Кармалкада;
-25 августта – Шешминкада;
-26 августта – Югары Чегодайда;
-27 августта – Күтәмәдә;
-28 августта – Әккәрәйдә;
-29 августта – Утыз Имәндә;
-31 августта - Иске Котышта:
-1 сентябрьдә –Ульяновкада;
-2 сентябрьдә – Иске Элмәледә.
Халкыбыз әлеге тикшерүне елга бер тапкыр узарга тиеш. Шуның өчен район үзәк больницасы табиблары бу мөмкинлектән файдаланып калырга өнди.
Автор фотосы
Нет комментариев