Район полиция бүлекчәсе җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү максатыннан халык белән тыгыз элемтәдә эшли.
Кизү часте тәүлек дәвамында гражданнардан 02 һәм 2-54-39 яисә участок инспекторларының эш телефон номерлары буенча административ хокук бозулар һәм һәлакәтләр турында хәбәрләр, гаризалар кабул итә. Моңардан тыш райондашларыбыз турыдан-туры бүлекчәнең кизү частена язма рәвештә мөрәҗәгать итә алалар. Безнең адрес: Чирмешән, Совет урамы, 19 йорт. Шулай ук электрон почтага (OMVD.cheremshan@tatar.ru) хат җибәрергә мөмкин.
Һәр гариза теркәлә, законда күрсәтелгән тәртиптә һәм вакытта тикшерелә, нәтиҗәсе гариза бирүчегә җиткерелә.
Земфира Җамалтдинова
(полиция бүлекчәсе штабы).
Гөлсирә Шәрифуллина фотосы
Нет комментариев