Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән пенсионерларын, 65 тән узганнарны больницага машина белән алып киләчәкләр

Безнең районда да яше 65 тән узганнарны район үзәк больницасына диспансеризация узарга, табибка күренергә махсус машина белән алып барачаклар. Бу эш “Демография” милли проекты буенча эшләнә, хәтта яңа машина бирәләр.

“Изге йөрәк” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге быел, 2 сентябрьдән башлап, 722 якташыбызны, өйләреннән килеп алып больницага китерәчәк, кайтарып куячак. Дөрес, әүвәл ялгызларга, ялгыз яшәүчеләргә, инвалидларга хезмәт күрсәтелә. График төзелгән инде.

-Без, сынап карау максатында, Әмир пенсионерларын больницага алып килеп карадык, аерым проблемалар булмады, - ди районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев