Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән әниләренә бала тапкан өчен акча бирәләр

Былтыр районда беренче балага бер тапкыр бирелә торган 50 мең сум акчаны - 38, өченче балага тиеш булган 100 мең сумны 10 гаилә алган.

Узган ел башында Татарстан Президенты республикада яшәүче авыл хатын-кызлары өчен өстәмә түләүләр турында карар имзалаган иде. Аның нигезендә, авылда яшәп, беренче баласын 25 яшькәчә  тапкан хатын-кызлар – 50 мең сум, өченче баласын 28 яшькәчә тудырган әниләр 100 мең сум өстәмә түләү алырга хокуклы.

Әлеге категориягә караган хатын-кызлар, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан булса, социаль яклау бүлекчәләренә 6 ай дәвамында мөрәҗәгать итә ала. Гариза 10 көн эчендә карала. Бу түләүләрне  авылда кимендә 3 ел яшәгән һәм Россия Федерациясе гражданины булган хатын-кызларга  гына бирәләр.

Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре шуны да искәртәләр, хатын-кыз ана хокукыннан мәхрүм ителгән, яисә ана хокукларында чикләнгән, бала тулысынча дәүләт карамагында булган очракта әлеге түләүләр бирелми, ләкин бу акчаны әтисе я опекуны алырга мөмкин.

Фото автора

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев