Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән кызлары Мәскәүне күреп, диңгез буенда ял итеп кайтканнар

Беренче санлы Чирмешән мәктәбенең 8 “а” класс укучысы Виктория Баляева “Туган көнең белән, Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” Бөтенроссия бәйгесендә җиңү яулап, РДШ ның кышкы фестиваленә чакыру алды. 

РДШ ның өч яшьлек туган көне уңаеннан Мәскәүдә узган бу чара кунаклары өчен түгәрәк өстәл, танылган кешеләр, артистлар белән очрашулар, шәһәр буенча экскурсияләр оештырылган.

Җиңүчеләр сәяхәттә булган

Беренче Чирмешән  мәктәбе укучылары Бөтенроссия бәйгеләрендә еш катнаша, араларында    җиңү яулаучылар да күп. 9 класс укучысы Сабина Зәйнуллина - “РДШ открыткасы” Бөтенроссия бәйгесе һәм  “РДШ – иҗат атмосферасы” фестивале  җиңүчесе. 11 класс укучылары  Виктория Тудиярова һәм Елизавета Суворовалар  “Дизайн мәктәбе” Бөтенроссия проектында җиңгәннәр һәм кызлар  Мәскәүдә булганнар, Краснодар краенда диңгез буенда ял итеп кайтканнар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев