Кирилл Скворцов киләсе елда мәктәпне тәмамлый. Шахмат уйнарга яратучы яшь егет матматика, рус теле һәм җәмгыять белеме белән дус.
Киләчәктә үзен икътисадчы яки банк хезмәткәре итеп күрә. Кирилл - мәктәп тормышының актив катнашучысы. Күптән түгел республика күләмендәге рус теле олимпиадасында призер булган, башка фән олимпиадаларында да урыннар яулаган.
- Соңгы вакытта имтиханнарга әзерләнү белән мәшгульмен. Шул сәбәпле мәктәп укучылары өчен профильле курслар яки интеллектуаль түгәрәкләр оештырылса миңа да җиңелрәк булыр иде.
Автор фотосы.
Нет комментариев