Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән поликлиникасында авыруларны дежур табиблар гына кабул итә

Диспансерлаштыру һәм профкүзәтү туктатылган.

Район үзәк больницасында балаларны һәм өлкәннәрне планлы диспансерлаштыру һәм профилактик күзәтүләр вакытлыча туктатылган. Бу гражданнарның сәламәтлеген хәвеф-хәтәрдән саклау максатыннан эшләнә.

Тәүлек буе эшли торган бүлекләргә дә планлы дәвалануга кабул итү үткәрү, шул исәптән көндезге стационарга госпитализацияләү дә башкарылмый.

-Бүген район үзәк больницасы югары әзерлек режимында эшли, - ди клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Ләлә Кашапова. -Больницада битлекләр киеп йөрү мәҗбүри. Кичектерелми торган очракта медицина ярдәме күрсәтүгә мохтаҗ пациентларны дежур табиблар гына кабул итә. Больницага килүчеләрнең тән температурасын контаксыз термометрлар белән үлчиләр, антисептиклар куелган.

“Ашыгыч медицина ярдәме” һәм авыруларны кабул итү бүлекчәсе (приемный покой) тәүлек дәвамында ачык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев