Иртәгә, 29 сентябрьдә, районның ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре “Тоннель” операциясе үткәрә. Инспекторлар транспорт белән исерек хәлдә идарә итүчеләрне ачыклауга аеруча игътибар бирәчәк.
Әлеге чара Лениногорск-Чирмешән автоюлының 88 нче километрында, Кече Чегодай авылы янындагы юл чатында иртәнге 6дан 8гә кадәр уздырыла. Инспекторлар машина йөртүчеләрне юлда йөрү кагыйдәләрен үтәргә өнди.
фото: архив
Нет комментариев