Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Черки тешләгәндә каймак белән боз ярдәм итә

Боз. Черки тешләгән урын, гадәттә, кызыша башлый. Ник дигәндә, организм үзенә эләккән инфекциягә каршы көрәшә башлый. Боз әнә шушы черки тешләгән урындагы кызыту, кызышуны баса, шешне киметә. Моның өчен бозны яулыкка төреп, 10-15 минутка черки тешләгән урынга куеп торырга кирәк.

Сода. Ярты стакан суга бер чәй кашыгы сода салып эретәбез. Бинт яки мамыкны шушы эремәгә манып, черки тешләгән урынга куеп торабыз. Тәндә андый урыннар күп булса, бөтен гәүдәне шушы эремә белән усаң да була.

Серкә. 1/3 стакан суга бер аш кашыгы 9 процентлы уксус салып болгатабыз. Черки тешләгән урыннарны шушы катнашма белән эшкәртәбез. Серкә составындагы кислота кычытуны баса. Черки тешләгән урын кызармый.

Каймак. Сөт ризыклары черки тешләгән урынны тынычландыра, кычытуны баса. Моның өчен кычыткан урынга каймакны кипкән саен өч-дүрт мәртәбә сылап торырга кирәк.

ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X