Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чәчәк үстерергә яратасызмы?

Аларны мартта ук чәчсәгез, җәй башында бакчагыз гөрләп торыр.

Мартта кояш яктырак карый башлау белән “Быел бакчада нинди чәчәкләр үстерергә икән?” — дигән уй тынгылык бирми. Әлбәттә, бакчагыз яздан ук чәчәккә төренсен өчен алдан рассада үстерү юлын карарга кирәк.

Мартта гацания, остеоспермум, эхинацея (рудбекия), алиссум, вербена, иберис, клеома, кобея, колеус, кыңгырау, канәфер, брахикома, арыслан тамагы, берьеллык флокс, җәйге левкой (маттиола), петуния кебек чәчәкләрнең орлыкларын утыртырга була.

Бу айда чәчәк орлыклары утырту өчен иң уңайлы көннәр: 3-9, 14-27, 30, 31.

Тамырдан, суганчадан, бәрәңгедән үсә торган чәчәкләрне утырту өчен 7-9, 14-19, 21-24, 30, 31 март иң яхшы көннәр санала.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев