Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтәдә таналар үлгән

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсе бер төн эчендә 30 баш танасыз калды. Әлегә белгечләр маллар ашлама калдыкларыннан агуланган дип фаразлый. Кичен көтүдән кайткан терлекләрне ферма янындагы кардага япсалар, иртән үлгән малларга тап булалар. Хәзерге вакытта әлеге уңайдан "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Аларның төп фаразы - маллар ашлама калдыкларыннан агуланган....

"Чирмешәнагрохезмәтләре" җәмгыятенең Бәркәтә бүлекчәсе бер төн эчендә 30 баш танасыз калды. Әлегә белгечләр маллар ашлама калдыкларыннан агуланган дип фаразлый.

Кичен көтүдән кайткан терлекләрне ферма янындагы кардага япсалар, иртән үлгән малларга тап булалар. Хәзерге вакытта әлеге уңайдан "Чирмешән" муниципальара бүлеге хезмәткәрләре тикшерү үткәрә. Аларның төп фаразы - маллар ашлама калдыкларыннан агуланган.
- Бәркәтәгә Елховой авылы ягыннан кергән уңайда ашлама складын сүттеләр. Тик эш ахырына кадәр җиткерелмәгән: склад урынында ашлама калдыклары булган,- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Минзөфәр Исламгәрәев. - Мөгаен, алдагы кичтәге яңгырдан соң шушы урыннан узган таналар ашлама калдыкларын ялаган, шунда ук җыелган суны да эчкән. Хайваннар өчен фермада тоз булмавы да моңа этәргәндер.
Уртача ике яшьлек тана түшкәләрен Алабугага, үләксәләрне утильләштерү заводына озаттылар.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Начар хәбәр

2
X