Уңган кеше эшсез тормый
"Серендеев Н. И." крестьян-фермер хуҗалыгына без яңгырдан соң бардык. Мөгаен, барысы да өйдә утырадыр, дип уйлавым дөрес булмады. Механизаторлар машина-трактор паркында үзләренең техникалары тирәсендә вак-төяк ремонт белән мәшгульләр иде.
-Кичкә таба булса да сөрергә чыгарга дип торабыз,- ди 43 ел механизатор булып эшләүче Георгий Баландаев.
Сүз уңаеннан, монда җирләрнең өчтән...