Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бүләк тавыклар да исемле

Аларның ак, кызыл, кап-кара тавыклары егерме икегә җитте, шуларның унысы – бүләк кошлар.

“Безнең Чирмешән” газетасына язылучылар арасында призлар уйнату Мәхмүт һәм Гөлүзә Фәртдиновлар өчен уңышлы булды – төп бүләкне  - 10 тавыкны алар отты.

-Бу хакта иң элек күршеләр шалтыратып котлады, - диде Гөлүзә. – Моңа бик сөендек. Башка елларда чебиләрне үзебезнең тавыклар утырып чыгаргалады, ә быел юк. Һәм менә, Ходайның рәхмәте, сездән бүләк килде.

Тавыклары уңган аларның, көн саен 7-8 йомырка салалар икән. Ашату яхшы, бодай, бәрәңге дә пешерәләр, кычыткан да ваклап бирәләр. Хәтта, киптереп, тапап, кышка да кычыткан хәстәрләп куялар. Ул бик яхшы витамин. Бөртекне вакларга ярдыргычлары бар.

Тавыкларның урыннары якты, аслары чиста, коры.

-Кышкы вакытта, иртән торып, алар асралучы бүлмәдәге иң элек җылыткыч лампочкаларны кабызам, - диде Гөлүзә Фәртдинова.

“Көтүдә” ике кап-кара тавык та күренде. Зурлар, әмма йомыркалары кечерәк, бик тәмле, диделәр. Алай гынамы, тавык астына утырып чыгарырга, йомыркаларын Марс исемле кеше биргәч, аларга “Марс” исеме кушканнар. Гомумән, башка тавыкларына да исемнәре белән эндәшәләр: Венера, Конфет, Печенье... Кайсына исемне оныклары сайлаган, кайсын чеби хуҗалары буенча кушканнар. Габшакировлар ярдәме белән, без бүләк иткән кызыл тавыкларга да исемне тиз таптылар – “Безнең Чирмешән” булыр, диделәр.

-Район газетасына язылмый калган юк, - диде Гөлүзә. – Аны әле, кызыбыз кайткан төшкә, тегеп тә бардык.

Чирмешәндә яшәүче Фәртдиновлар – тырыш гаилә. Дистәгә якын оя умарта кортлары да бар, виноград, чия, бакча җиләге, алма да үстерәләр. Тавыклары янындарак 15 баш мулард-үрдәкләр дә симертәләр. Алар кычкыра торганнар түгел, күршеләргә уңайсызлык тудырмыйлар. 90 көнлек, суярлык булганнар.

Бүләк тавыкларны урнаштырырга уллары Диас та булышты. Ул да Чирмешәндә, аерым йортта тора, кич белән, мөгаен, “Безнең Чирмешән” тавыкларын күрсәтергә гаиләсен дә алып килер.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев