Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бик тәмле итеп борай бәлеше пешерү ЫСУЛЫ

Кукмарада яшәүче Әмир абыйдан борай бәлеше рецепты.

– Ир-кеше ризык әзерләгәндә фәрештә канатын җәеп тора, ди бит. Мин бәлешне үзебезнекеләр өчен кеше өйдә булмаганда пешерәм. Телевизор кабызып куям – татарча җыр җырлап тору мәҗбүри! Борай бәлеше – безнең якның бәлеше. Башта ярманы бүрттерәсе. Борайны эчендәге катысы беткәнче утта кайнатасы. Аннан соң суда чайкап аласы.

Камырны әзерлибез. Граммлап-нитеп тормыйм. Чама белән салам барысын да. 1 йомырка, көнбагыш мае, су, тоз, шикәр комы, он салам да камыр басам. Сыер мае камырның өстен көйдереп җибәрергә мөмкин, аны кушмыйм. Эчлегенә суган, майлы ит, ярма кирәк. Суганны кыздырып салмыйм. Борай бәлеше бер сәгать тирәсе пешә. Шулпа салам. Тәмле килеп чыга.

Чулпан Гарифуллина

Чыганак: ВАТАНЫМ ТАТАРСТАН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X