Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бер авылда бер атна эчендә ике гашыйкны җирлиләр

Үткән атнада Чишмә районының Шиңгәк-күл авылында яшәүче ике гаиләгә берьюлы зур кайгы килә: берсе 17 яшьлек улларын, икенселәре 16 яшьлек кызларын югалталар.

Үткән атнада Чишмә районының Шиңгәк-күл авылында яшәүче ике гаиләгә берьюлы зур кайгы килә: берсе 17 яшьлек улларын, икенселәре 16 яшьлек кызларын югалталар.

Рәмилне (исеме үзгәртелде) 6 август көнне өй чоланында асылынган килеш табып алалар. Үз теләге белән дөньядан китүенең сәбәбен беркемгә дә әйтмәгән, язып та калдырмаган. Егет быел 10нчы сыйныфка барырга тиеш булган.   

Дүрт көннән соң авылда янә ачы хәбәр тарала - 16 яшьлек Дания да (исеме үзгәртелде) үз-үзенә кул салган. Җансыз гәүдәсен мунчадан табып алалар. Ул да муенына элмәк кигән... Бу хәлгә бөтен авыл халкы, туганнары "аһ" итә.    Нәрсә мәҗбүр иткән соң мәктәп балаларын мондый чиккә җитәргә?  

Алар бер сыйныфта укыганнар. Авылдашлары сүзләренә караганда, элек яшьләр дуслашып йөргәннәр. Дания социаль челтәрдәге битендә соңгы чорда күңел төшенкелегенә бирелүен һәм берничә тапкыр үз-үзенә кул салырга теләвен язган. Егете белән дә мөнәсәбәтләре бозылгач: "... дружила «не с теми людьми», дип үзенең эчке халәте белән уртаклашкан.  

Күрәсең, егеткә карата аның һаман да хисләре суынмаган булган, Рәмил үлгәч, аңарда яшәү мәгънәсен калмый, шуңа якты дөньядан китәргә карар итә.   Кызны аңлап та була. Кайгылы вакытта психологик яктан ярдәм итүче, юатучысы булмаган. Ә Рәмилнең ни өчен китүе сер булып кала. Дуслары, якыннары аны шат күңелле, җор сүзле, күңел төшенкелегенең нәрсә икәнен дә белмәүче егет итеп беләләр...  

Автор : Каспранова Ләйсән

Чыганак: ufa.kp.ru

Фото: https://pixabay.com/

https://omet-rb.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев