Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белемле һәм сәламәт егетләр кирәк

1 октябрьдә башланган көзге чакырылышта районга 50ләп егетне хәрби хезмәткә җибәрү планы бирелгән. Беренче төркемдә юлга кузгалучы никрутлар 8-9 ноябрьдә, нәкъ бер елга якыннары белән хушлашачак. Армиягә белемле һәм сәламәт хәрбиләр кирәк. Шуның өчен никрутларны ныклап тикшерәләр. Район врачлары үткәргән медицина тикшерүе вакытында 42 егет хәрби хезмәткә яраклы дип табылган....

1 октябрьдә башланган көзге чакырылышта районга 50ләп егетне хәрби хезмәткә җибәрү планы бирелгән. Беренче төркемдә юлга кузгалучы никрутлар 8-9 ноябрьдә, нәкъ бер елга якыннары белән хушлашачак.

Армиягә белемле һәм сәламәт хәрбиләр кирәк. Шуның өчен никрутларны ныклап тикшерәләр. Район врачлары үткәргән медицина тикшерүе вакытында 42 егет хәрби хезмәткә яраклы дип табылган.
- Кызганыч, никрутларның сәламәтлеге мактанырлык түгел, А-1 төркеменә керүче егетләр бармак белән генә санарлык, ди ТР Хәрби комиссариатының район бүлегенең гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Искәндәр Заһитов. - Шунысы сөендерә, хәзер армиягә барырга теләүчеләр күп, чөнки хәрби билеты булмау егетләрнең эшкә урнашу мөмкинлекләрен чикли.
ТР Хәрби комиссариатының район бүлегенә, һәр чакырылыштагы кебек, никрутларның медицина документларын өйрәнү өчен хәрби врачлык комиссиясе килде. 60 егет хирург, терапевт, дерматолог, психиатр, невролог янында булып, сәламәтлекләрен тикшерттеләр. Күбесе комиссияне үтә алды.
Сәламәтлекләре нык булган егетләр, билгеле, спортта да сынатмыйлар. Бу көздә хезмәткә китәчәк егетләр өчен оештырылган бәйрәм - Никрутлар көнендә алар үзләренең спорттагы осталыкларын, көчләрен дә күрсәттеләр. Спорт белән дус егетләрне гәүдәләренә карап та билгеләргә була. Ә бәйрәмнең тантаналы өлешендә никрутларны, тагын бер кат, чакырылыштагы яңалыклар белән таныштырдылар, музыкаль сәлам җиткерделәр.
Алда язганыбызча, бу чакырылышта план арт-кан. Чагыштыру өчен: язгы чакырылышта 29 райондашыбыз солдат итекләре кигән.
Ә 2012 елның көзендә армиягә киткән 42 якташыбыз инде якыннары белән очрашу сәгатьләрен саный, кайтырга җыена.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined армиягә көзге чакырылыш