Армиягә көзге чакырылыш тег белән яңалыклар
-
Чирмешән егетләре армиягә китә
Көзге чакырылышта безнең районнан беренче төркем 18 октябрьдә юлга кузгалды. Бу көнне 4 егет армия хезмәтенә китсә, 21 октябрьдә тагын 7 райондашыбыз якыннары белән бер елга хушлашты. Бу чакырылышта хәрби комиссариатка барлыгы 45 никрут озату планы билгеләнгән.
-
Кади егетләре армиядән курыкмыйлар
Иске Кади авыл җирлегенә керүче авыллардан көзге чакырылышта 7 егет армия хезмәтенә киткән, ә берсе Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан. Иске Кади егетләре Илгиз Мөхтәсимов, Айнур Сәхапов, Камил Мотыйгуллин, Илнур Мотыйгуллин, Равил Гыймранов, Фазыйл Әхмәтҗанов һәм Светлогорск егете Салават Мортазиннар ноябрь, декабрь айларында солдат итекләре кигән. Үткән көз армиягә киткән...
-
Егетләрне Казан врачлары тикшерде
Армиягә көзге чакырылышта районнан беренче төркем 13 ноябрьдә юлга кузгала. Бу көнне биш якташыбыз бер елга якыннары белән хушлашачак. Армиягә сәламәт, шул ук вакытта белемле яшьләр кирәк. Шуның өчен никрутларның исәнлеген җентекләп тикшерәләр. Октябрьнең соңгы көннәрендә район хәрби-врачлык комиссиясе эшләде. Казаннан килгән врачлар 65 никрутны һәм контракт буенча хезмәткә китәргә...
-
Белемле һәм сәламәт егетләр кирәк
1 октябрьдә башланган көзге чакырылышта районга 50ләп егетне хәрби хезмәткә җибәрү планы бирелгән. Беренче төркемдә юлга кузгалучы никрутлар 8-9 ноябрьдә, нәкъ бер елга якыннары белән хушлашачак. Армиягә белемле һәм сәламәт хәрбиләр кирәк. Шуның өчен никрутларны ныклап тикшерәләр. Район врачлары үткәргән медицина тикшерүе вакытында 42 егет хәрби хезмәткә яраклы дип табылган....