Баш авыртудан җәфаланасызмы?
Табиблар фикеренчә, кайбер ризыклар мигрень башлануга сәбәпче булырга мөмкин.
Невролог Валерий Куваев белдерүенчә, "Төп провокаторлар — кызыл һәм шампан шәраблары".
Аның сүзләренә караганда, мигрень китереп чыгаручы ризыкларга белгечләр шоколадны да кертә. Әгәр шоколад ашаганнан соң баш авыртуы барлыкка килә икән, бу тәм-томнан баш тартырга кирәк.
Тагын бер фактор бар. "Ач йөрсәң, ризык һәм эчемлекләрдән булганга караганда да баш ешрак һәм ныграк авырта", — дип белдерә табиб.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев