Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән?

Быел табигать көйсезлекләре күпләрнең теңкәсенә тигәндер инде: кыш өчен бик хас булмаган җылы көннәрдән соң, һава температурасы кинәт кенә төшеп, чатлама салкыннар башлана, ә аннан тагын җепшек кар ява, буран котырына.

Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.

Биология фәннәре кандидаты, табиб Александр Мирошников кинәт үзгәрүчән һава торышының сәламәтлеккә йогынтысы хакында сөйләгән.

"Һава температурасы кинәт үзгәргәндә, кеше организмында да кайбер үзгәрешләр күзәтелә, - ди ул. - Мисал өчен, термометрның терекөмеш баганасы "сикергәләгәндә", адәм баласының кан басымы уйный башлавы ихтимал: кемнекедер күтәрелә, ә икенче берәүләрнеке, киресенчә, төшеп китә. Мондый вакытларда көненә өч тапкыр кан басымын үлчәп тору кирәк. Әгәр дә инде тайпылышлар күзәтелсә, табибка мөрәҗәгать итү зарур.

Табиб ассызыклавынча, гипотоникларда, ягъни кан басымнары түбән кешеләрдә көчле баш авыртулар башлануы мөмкин.

Хәвеф төркеменә өлкән яшьтәгеләр керә. Ә менә артык авырлыктан җәфаланучыларга, шикәр диабеты дигән диагнозлары булучыларга бу чорда кофедан баш тартып торырга һәм тоз куллануны киметергә тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта организмга көчергәнеш килмәсен өчен, белгеч суны җитәрлек күләмдә, ягъни 2,5 литрдан ким эчмәскә чакыра.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев