Әмир авылы балалары Кырлайга җыена
Белеп торыгыз

Әмир авылы балалары Кырлайга җыена

Әмир авылы балалары Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Тукай музей-комплексын күреп кайтачак.

Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан әлеге сәяхәт чыгымнарын Себердә яшәүче Әмир авылы егетләре Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар күтәрә. 17 майга дип билгеләнгән экскурсиягә 1-11 сыйныфларда укучы Әмир авылы балалары бара. Оештыручылар әйтүенчә, юлга 30дан күбрәк укучы кузгалачак.


Нет комментариев