Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Аерым йортлар да төзеләчәк

Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган тагын 19 якташыбызга - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына субсидияләр күчерелгән. Хәзер аның күләме 993 мең 600 сумга җиткән (элек 963 мең сум иде). Җиде райондашыбыз (Якты Тауда, Лашманда һәм бишесе Чирмешәндә) үзләре яшәгән авылларда өй салырга ниятләгәннәр. Аларга һәм туган...

Торак шартларын яхшыртуга хокуклары булган тагын 19 якташыбызга - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол калган хатыннарына субсидияләр күчерелгән.


Хәзер аның күләме 993 мең 600 сумга җиткән (элек 963 мең сум иде).

Җиде райондашыбыз (Якты Тауда, Лашманда һәм бишесе Чирмешәндә) үзләре яшәгән авылларда өй салырга ниятләгәннәр. Аларга һәм туган авылларында яңа йорт төзетергә элегрәк теләк белдергән тагын ике кешегә быел ук өйләр салып бирергә тиешләр.

Калган унике кеше дә бу юлы торакны беренчел базардан алырга планлаштырыла.

Бүген 45 райондашыбызның гаризалары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында исәптә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев