7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә больничныйны тулысынча түләячәкләр
Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле.
Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиеш. Барлык закон карарларын якын арада кабул итәргә кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.
Дәүләт башлыгы белдергәнчә, хәзер 100 процент түләүне эш стажы шактый күп булган хатын-кызлар гына ала, әмма алар баланы да сирәк таба, "Татар-информ" хәбәр итә.
«Әлбәттә, бала көткән хатын-кызларга да ярдәм итәргә кирәк», — диде Путин.
фото: https://pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев