Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәяләр артты

Июль ае өчен августта киләчәк квитанцияләр буенча яңача түлибез.

ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Александр Груничев республикада 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен тарифларның уртача 6,2 процентка артуын хәбәр итте.  Тарифлар елга бер мәртәбә – 1 июльдә үзгәртелә.

Тарифларның 6,2 процентка кадәр артуы барлык районнар өчен дә бердәй түгел. Әйтик, котельныйлары һәм инженерлык челтәрләре яңа булган торак комплексларда тарифлар да түбәнрәк.

Республикадагы 14 муниципаль районда, шул ук вакытта бездә дә, йортларга үзәкләштерелгән җылылык җибәрү механизмы кулланылмый. Аларда фатирлар үзләрендәге җылылык казаннары белән җылытыла, димәк, түләүләрне дә үзләре хәл итә.

1 июльдән газның 1 кубометры өчен 6 сум  25 тиен түләргә туры киләчәк, ул 3 процентка артты (6 сум 7 тиен иде). Моңа кадәр электр энергиясе кулланган өчен 1кВт сәгатькә 2 сум 88 тиеш түләгән булсак, ул 4,5 процентка артып, 3 сум 1 тиенгә җитте. Күп фатирлы йортларда яшәүчеләр көнкүреш калдыкларын чыгарган өчен бер кешегә – 99 сум 93 тиен (96 сум 9 тиен иде), шәхси йортларда яшәүчеләр 108 сум 40 тиен (104 сум 23 тиен иде) түли башлый. Эчә торган суның 1 кубометры өчен, моңа кадәр 29 сум 11 тиен түләгән булсак, хәзер ул 30 сум 25 тиен тора. Су чыгару (водоотведение) өчен түләү,  2 сумга артып, 49 сум 65 тиенгә җиткән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев