Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре, ветераннар!
Бәйрәмнәр

Хөрмәтле мәгариф тармагы хезмәткәрләре, ветераннар!

Якынлашып килүче Яңа ел уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез!

Яңа ел – һәркем тарафыннан көтеп алынган бәйрәм. Ул һәрчак киләчәккә яңа өметләр белән бәйләнгән. Шул ук вакытта, җылы һәм дустанә шартларда, туганнар, дуслар, гаилә белән бергә җыелып, узганнарга йомгак ясау, киләчәккә планнар билгеләү өчен уңай форсат.

Киләсе ел якты идеяләр, яхшы үзгәрешләр, истәлекле вакыйгалар елы булсын, һәр йортка тынычлык, шатлык, килешеп яшәү алып килсен! Сезгә нык сәламәтлек, бәйрәм кәефе, тынычлык, иминлек телибез! Яңа ел белән!

Ольга МАРКОВА,

район мәгариф бүлеге җитәкчесе, профсоюз комитеты.


Нет комментариев