Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Урманасты Үтәмештә Нәүрүз бәйрәменә әзерләнәләр

23 мартта Урманасты Үтәмештә Нәүрүз бәйрәме үткәрергә җыеналар. "Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән бәйрәмне - Яңа елны каршылауны аңлата ул. Нәүрүзне татарлар да каршылый. Урта Идел буенда яшәгән татарларның яңа елны март аенда башлап җибәрүләре мәгълүм. Ул...

23 мартта Урманасты Үтәмештә Нәүрүз бәйрәме үткәрергә җыеналар.

"Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. Урта Азиядә, Иранда, Әфганстанда һәм кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән бәйрәмне - Яңа елны каршылауны аңлата ул. Нәүрүзне татарлар да каршылый. Урта Идел буенда яшәгән татарларның яңа елны март аенда башлап җибәрүләре мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (бәйрәм берәр атнага - ун көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп, "нәүрүз әйтеп" йөрү гадәте булган, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр.
Урманасты Үтәмештә әүвәл театральләштерелгән тамаша тәкъдим ителәчәк, Кыш бабай белән Язбикә көч сынашачак. Уеннар да була, урамда ботка һәм коймак та пешерәчәкләр. Хәер, боларны үзегез барып күрә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урманасты Үтәмеш