Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Туймәттән Сәгыйровлар гаиләсен медаль белән бүләкләделәр

Район үзәгенең Яшьләр мәйданчыгында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан оештырылган бәйрәмдә Туймәттән Сәгыйровлар гаиләсен “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләделәр.

- Дөньяда бик күп мөһим нәрсәләр бар, ләкин гаиләне беркайчан да һәм бернәрсә дә алыштыра алмый. Гаилә - һәр кешенең тормышында иң кадерлесе һәм иң кыйммәтлесе. Якыннарыгыз белән үткәргән һәр минутның кадерен белегез. Гаиләләрегез дус, нык, имин, зур булсын, йортларыгызда һәрвакыт үзара аңлашу һәм мәхәббәт яшәсен, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, Сәгыйровлар гаиләсенә мәртәбәле бүләк тапшырганда.

Рамил һәм Ландыш Сәгыйровларның гаилә коруларына августта 33 ел була. Тумышлары белән икесе дә Туймәт авылыннан, күршеләр дисәң дә була. Тик Казанга укырга киткәнче бер-берсе турында ишетеп кенә белгәннәр.

- Авылда күрелмәгәнме инде, Казанда университет каршында очраштык, шунда таныштырдылар безне, - дип искә алды Рамил Назыйм улы. – Өйләнешеп, туйлар уздырган чак әле дә истә. 17 август иде ул, бакчаларда мул уңыш өлгергән чак.

Ландыш Мөҗип кызы инде 32 ел мәктәптә балаларга белем бирә, химия, география фәннәрен укыткан. Рамил абый исә егет чакта армия сафларында хезмәт иткәндә Әфганстанга эләгә, анда авыр яраланып, озак вакыт госпитальләрдә ятарга туры килә. Кайтканнан соң да больница юлларын еш таптарга туры килә аңа.

Сәгыйровлар бер кыз, ике ул тәрбияләп үстергәннәр, өчесе дә югары белемле. Инде ике оныклары да бар. Олы уллары Ирек хәзер махсус хәрби операциядә катнаша. Сәгыйровлар – авылда мактауга, хөрмәткә лаек гаилә.

- Тормышта төрле вакытлар була, һәрвакыт бер-береңә юл куярга, күбрәк дәшмичә калырга, бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк. Бүгенге көн белән генә түгел, балаларның да киләчәген уйлап, гаилә учагын саклап яшәргә тырышабыз, - ди Ландыш Сәгыйрова.

Бәйрәмгә килгән кунакларны район инвалидлар оешмасы рәисе урынбасары Ирина Митяева да котлады. Ул, оешма эшчәнлегендә ярдәм күрсәткән өчен, район газетасы редакциясе баш мөхәррире Кадыйр Гомәровка, Александр һәм Лилия Селезневлар гаиләсенә Рәхмәт хаты тапшырды.

Гаилә көнендә балалар арбалары (коляскалар) парады үткәрү дә матур традициягә әверелде. Быел бәйгедә сигез гаилә катнашкан. Берәүләр коляскаларны бизәп килсә, икенчеләре самокатларын да матурлаганнар.

Чирмешәннән Андрей һәм Екатерина Рыбкиннар уллары Романның кечкенә велосипедын “Гуси-лебеди” рус халык әкиятендәге убырлы карчык йорты ясап бизәгәннәр. Кечкенә Роман үзе әкият персонажы Иванушка булып киенгән, әнисе – убырлы карчык ролендә.

- Бу бәйгедә инде беренче генә катнашуыбыз түгел. Һәрвакыт ниндидер яңалык уйлап табасым килә. Монысында да берничә тапкыр тал чыбыклары артыннан барырга туры килде. Балалар безнең белән фотога төштеләр, димәк максатыбызга ирештек, кызыклы килеп чыккан дип уйлыйм, - ди Екатерина Викторовна.

Рыбкиннар гаиләсе бәйгенең җиңүчесе булды, башка катнашучылар да бүләксез калмады. Бәйрәм моңлы җырлар, төрле шаян бәйгеләр белән үрелеп барды. Чарага килүчеләр өчен мәдәният хезмәткәрләре төрле мәйданчыклар да оештырган, теләгән һәркем китапханә хезмәткәрләре әзерләгән хуш исле үлән чәйләрен дә авыз итә алды.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары һәм видеосы

   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев