Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Туймәтлеләр Авыл көнендә танылган якташларын искә алдылар

Туймәтлеләр авылның 280 еллыгын зурлап, Авыл көне оештырып билгеләп үттеләр. Бу инде арабыздан киткән авылдашларны искә алу өчен бер мөмкинлек тә булды.

145 йортлы 440 кеше яшәүче Туймәткә бу көнне кунаклар күп кайтты. Бәйрәм авылдан чыккан галим-физик, физика-математика фәннәре докторы, профессор, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхмәдулла Шәфигуллин истәлеген мәңгеләштерү, аңа барельеф ачу белән башланып китте.

Бу истәлек тактасы Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янәшәсендә урын алды. Чара барышында туганнары аның турында истәлекләре белән уртаклаштылар.

- Әхмәдулла абый бик яшьли әти-әнисез калган, ярлы, ятим малай үз тырышлыгы белән шундый зур үрләр яулаган, - дип сөйләде икетуган сеңлесе Халидә Әхмәтҗанова. – Элек ул безгә кунакка кайта иде. Аның машинасына утырып йөргән әле дә истә.

Әхмәдулла Шәфигулла улының тууына 110 ел тулу уңаеннан аның тормыш юлын тасфирлаган китап дөнья күргән иде. Китап авторы - педагогика фәннәре кандидаты, күп кенә популяр җырлар авторы, хәзерге вакытта Казан халык сәнгать техникумы җитәкчесе Рушания Сәүбанова өстәмәләр кертеп әлеге китапны кабат бастырган.

Авыл көнендә көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы Ильяс Галимов истәлегенә көрәш турнирында 53 ир-егет бил алышты. Җиңүчеләрне авыл яшьләре һәм кунаклар арасында аерым билгеләделәр. Туймәт егете Азат Кәримов абсолют батыр булып танылды. Төп батырның җилкәсенә тәкә салдылар һәм печән чапкыч (триммер) белән бүләкләделәр. Рузил Хәлиуллин – икенче, Ришат Мортазин өченче булдылар.  Кунаклар арасында иң көчле булып танылган Әлмәт егете Илнур Яффаров акчалата бүләкләнде.

- Туймәтлеләр бик кунакчыл, тырыш халык, авылның юбилеен бик матур оештыргансыз, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов бәйрәм белән котлап.

Авыл мәдәният йорты каршындагы бәйрәмгә керү юлында камыр ризыклары, милли татар ашлары, тәмле эчемлекләр белән сыйландылар. Һәр урам үзенең өстәлен көйләгән иде.

“Татойлгаз” ААҖ генераль директоры, якташыбыз Роберт Фәссахов бәйрәмдә чыгыш ясап, озакламый Туймәт турында тагын бер китап дөнья күрәчәген хәбәр итте.

Бәйрәмнең төп өлешен Казан артистлары, Алабуга мәдәниият һәм сәнгать көллияте студентлары коллективлары бизәде. Иганәчеләр ярдәме белән алынган бүләкләрне дә мулдан өләштеләр. Авылның ветераннары да, шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гаиләләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларның әти-әниләре, әфган, чечен сугышларында катнашучылар, быел гаилә корган парлар, авылның иң яшь кешесе дә бүләксез калмады.

Сабан туйларындагы кебек милли уеннарда катнашып та бүләк алучылар күп булды.

- Иганәче якташларга бик зур рәхмәт, - диде авыл җирлеге башлыгы Айдар Кәримов. – Бәйрәмне оештыруда авылдашларның да өлеше зур. Гел шулай бердәм булып яшик.

Туймәт халкы һәм кунаклар кич белән дә авыл мәдәният йорты каршында җыелды. Алар төн уртасына кадәр матур җырлар тыңлап, биеп күңел ачтылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев