Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Тимерне дә тиз бөгә

Кулыннан эш килгән кешегә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки андыйлар - тормыш бизәге, авыл күрке. Туймәт авылында да оста куллы, эше белән мактаулы кешеләр аз түгел. Наил Галимов - шундыйларның берсе. Наил абый дигәч тә, балта эшенә дә, хуҗалык, бакча эшенә дә, техника өлкәсендә дә һәвәс авылдашыбыз күз алдына килә. Табигать...

Кулыннан эш килгән кешегә сокланмый мөмкин түгел. Чөнки андыйлар - тормыш бизәге, авыл күрке. Туймәт авылында да оста куллы, эше белән мактаулы кешеләр аз түгел. Наил Галимов - шундыйларның берсе.


Наил абый дигәч тә, балта эшенә дә, хуҗалык, бакча эшенә дә, техника өлкәсендә дә һәвәс авылдашыбыз күз алдына килә. Табигать тарафыннан аңа шундый сәләтләр бирелгән. Бәлки, нәселдән дә килә торгандыр, әтисе Минзакир (инде мәрхүм) бабай авылда гына түгел, ә тирә-якка да данлыклы балта остасы иде.

Наил абый иртәдән кичкә кадәр хезмәттә. Аның көчле куллары тимерләрне бөгә, балта - пычкыны уйната гына. Көрәк, тырманы әйтеп тә торасы юк. Сарай, келәт, абзар, гараж ишекләрен ачып күз салсаң, андагы тәртипкә таң каласың. Һәр нәрсәнең үз урыны бар; эш кораллары рәт-рәт тезеп куелган. Ерактан балкып торган йорты аңа кем хуҗа икәнлеген әллә каян кычкырып тора.

Галимовлар йортыннан кеше өзелми. Төзәтергә кирәкме, яңартыргамы, әллә агачтан берәр әйбер ясап бирергәме, берәүне дә кире бормый Наил абый, күңелләрне сөендерерлек итеп ясап бирә.

Булганнан бар да була, умарта да тота әле ул. Ә бал кортлары бик сизгерләр, игътибарны яраталар. Хуҗа нинди, алар да шундый. Аз гына саксызлык күрсәттеңме, үпкәләрен бик тиз белдерәләр. Наил абый кебек төгәл, игътибарлы, пөхтә һәм сабыр умартачыны гына бал кортлары баллы итә.

Бүгенге көндә Наил абый мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире булып эшли. Үз вазифаларын намус белән, белеп, тоеп, җиренә җиткереп башкара. "Бакма аның тышына, бак эшләгән эшенә" дигән мәкаль нәкъ Наил абыйның холык-фигыленә, яшәү рәвешенә туры килә.

Ул - бәхетле әти, бабай һәм тормыш иптәше. Хезмәте, булганлыгы, кешеләргә кирәкле булуы белән дә бәхетле. Мәгънәле, үзенә дә, кешеләргә дә файдалы тормыш рәвеше белән яшәүче Наил абыйның изгелекләре

Ходайдан үзенә әйләнеп кайтсын, кылган яхшылыклары аңа шатлык һәм сөенечләр генә китерсен иде.

Рәзилә Шәрифуллина.
Туймәт авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев