Быел тәмам юмартланды Кыш Бабай Түбән Чегодайда. Моңа кадәр аның Чирмешәндә яшәүче берничә авылдаш исеменнән олыларга күчтәнәчләр таратуы хакында язган идек. Инде әбиләргә, бабайларга тагын Яңа ел тәм-томнары җибәргәннәр.
-Монысында колхозда механизатор, сыер савучы, терлекче булып эшләгән ветераннарны - 70 яшьтән өлкәнрәк егерме ике авылдашыбызны сөендердек. Бүләкләрне авыл җирлеге Советы депутаты, “Энергосбыт”ның райондагы бүлеге җитәкчесе Татьяна Беззубова бирде, - ди Түбән Чегодай авыл мәдәният йорты директоры Гүзәл Хәмидуллина.


Гүзәл Хәмидуллина фотолары.
Нет комментариев