Сезгә зирәклек еллар бүләк итте
Хөрмәтле ветераннар, районыбызның өлкән кешеләре! Ихлас күңелдән Сезне һәм барлык өлкән буын вәкилләрен Өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Авыр чакларда киңәш һәм таяныч эзләп без нәкъ сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез.
Районыбыздагы өлкәннәрнең актив тормышта кайнавы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруына, төрле чараларда башлап йөрүенә сөенәбез. Барыгызга да сәламәтлек һәм иминлек, озын гомер телибез! Тормышта рәхим-шәфкатьлелек сезне беркайчан да ташламасын, көч-куәтегез озакка җитсен!
Мәдинә ТАЛИПОВА,
район инвалидлар җәмгыяте рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев