Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Үрнәк гаиләләрне “Чирмешән“ ресторанына кунакка чакырдылар

Республика көне алдыннан районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне район үзәгенә, "Чирмешән" ресторанына кунакка чакырдылар. Билгеле, саный китсәң, районда андый гаиләләрнең саны меңнәрчә һәм аларны бер зал да сыйдыра алмас иде. Очрашуга чакырылган 20 гаилә арасында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, укытучылар, медицина, мәдәният өлкәләрендә дә эшләүчеләр бар. Алар барысы...

Республика көне алдыннан районыбыз авылларында яшәүче иң үрнәк гаиләләрне район үзәгенә, "Чирмешән" ресторанына кунакка чакырдылар.

Билгеле, саный китсәң, районда андый гаиләләрнең саны меңнәрчә һәм аларны бер зал да сыйдыра алмас иде. Очрашуга чакырылган 20 гаилә арасында авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, укытучылар, медицина, мәдәният өлкәләрендә дә эшләүчеләр бар. Алар барысы да балаларына яхшы тәрбия биргәннәр. Бүгенге кунаклар - бәхетле гаиләләр, авыр минутлар да бер-берсенә терәк булып, шатлыгын да, кайгысын да бергә уртаклашып яшәүче парлар.
Югары Кәминкәдән Гөлсирә һәм Габбас Шәмсетдиновлар инде 30 ел бергә тормыш итәләр. Габбас абый да, Гөлсирә апа да гомер буе авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләгәннәр, авыл тормышында актив катнашалар. Аларны авылдашлары да бик хөрмәт итә.
-Аллага шөкер, матур яшәдек, - диләр Шәмсетдиновлар.- Өч бала үстердек, бүген инде җиде оныгыбыз бар.
Ивашкинодан килгән Александра һәм Петр Анисимовлар да балалары турында горурланып сөйләделәр. Аларның өч уллары да врач һөнәрен сайлаганнар. Икесе гаиләләре белән Казанда яшиләр, төпчекләре район больницасында эшли. Яраткан бәйрәме турында сорагач, гаилә башлыгы, укытучы Петр Никитович: "Безнең гаиләбезнең яраткан бәйрәме - Питрау. Бу көнне минем туган көнем дә. Икеләтә бәйрәмгә без гаиләбез белән җыелабыз. Балалар, оныклар кайта," - ди.
-Үрнәк гаилә-дәүләтнең нигезе, ил, республика, район үсеше сездән тора. Сез балаларыгыз өчен генә түгел, авылдашларыгыз, райондашларыгыз өчен дә өлге булып торасыз,-диде кунакларны сәламләп район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин.- Сезгә, сезнең балаларыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим.
Шешминкадан Ольга һәм Александр Красновлар, Чумачкадан Зөлфия һәм Фаил Мөхәммәтҗановлар, Сосновкадан Нина һәм Юрий Ивановлар, Иске Котыштан Надежда һәм Вячеслав Шохиннар, Иске Кадидан Динә һәм Ислам Закировлар, Лашманнан Флера һәм Таһир Галимовлар, Лагеркадан Наталья һәм Юрий Петряковлар, Күтәмәдән Надежда һәм Николай Семайкиннар, Утыз Имәннән Ландыш һәм Фәнил Әхмәтҗановлар, Иске Үтәмештән Гөлфия һәм Сәгыйт Хөснетдиновлар, Түбән Кәминкәдән Алсу һәм Ришат Низамовлар, Яңа Элмәледән Светлана һәм Сергей Степановлар, Кармыштан Мөслимә һәм Габдулла Гомәровлар, Туймәттән Фәнисә һәм Мидхәт Кәримовлар, Бәркәтәдән Рузилә һәм Ринат Әбраровлар, Чирмешәннән Әлфия һәм Һади Гомәровлар, Алсу һәм Дамир Мәгъсумовлар, Казанкадан Любовь һәм Игорь Юнусовлар гаиләләре адресына бүгенге бәйрәмдә бик күп җылы сүзләр яңгырады.
Очрашу мәдәният йорты хезмәткәрләре концерты белән бергә үрелеп барды.
26 августта Казанда Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов республиканың иң яхшы, үрнәк гаиләләрен кабул итә. Безнең районнан әлеге тантанага Сосновкада яшәүче Надежда һәм Андриан Тимирясовлар бара.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән үрнәк гаиләләр