Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Район мәдәният йортында мөкинлекләре чикле балалар өчен Яңа ел бәйрәме оештырдылар

Дөрес, чарага чакырылган 51 баланың күбесе, авыру сәбәпле, килә алмаган.

Бәйрәмгә җыелган малайлар һәм кызларны район мәдәният бүлеге җитәкчесе Наталья Иляева котлады.

- Бу бәйрәм шатлык һәм бүләкләр алып килсен. Барлык теләкләрегез тормышка ашсын. Сезнең бүген яхшы итеп күңел ачуыгызны телим, - диде ул тәбрикләү сүзләрендә.

Чирмешәннән Дарина Долгополова бәйрәмгә әнисе белән килгән. Киләсе елга беренче сыйныфка барырга әзерләнүче кыз әлегә “Ландыш” балалар бакчасына йөри.

- Кызыбызга тумыштан йөрәк авыруы куйдылар. Аңа еш кына больницаларда ятарга туры килә. Шуңа күрә мондый бәйрәмнәргә чакырганда килергә тырышабыз. Кеше арасына чыгу, аралашу Дарина өчен бик мөһим, - диде Даринаның әнисе Людмила Владимировна. – Балалар арасында аралашып, кызыбыз үсеш тә ала, кәефе дә күтәрелә.

Убырлы карчык, пәри, куян, бүре, песи костюмнарына киенгән әкияти персонажлар, Кар кызы белән Кыш бабай да килеп чыршыны кабызгач бәйрәм тагын да җанланды.

Бу чарадан һәр бала бүләкләр алып китте.

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев