Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Олы йөрәкле кеше генә социаль хезмәткәр булып эшли ала

Социаль хезмәткәрләр көне - социаль яклау, социаль хезмәт күрсәтү, пенсия белән тәэмин итү хезмәткәрләренең уртак бәйрәме. Ул өлкәннәргә һәм инвалидларга, күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә, аз керемле гаиләләргә хезмәт күрсәтү буенча катлаулы, җаваплы, мөһим эш башкаручы кешеләрнең хезмәтенә хөрмәт турында сөйли.

Бу тармак хезмәткәрләрен район мәдәният йортына чакырып хөрмәтләделәр, эшләрендә уңыш казанган байтак социаль хезмәткәр сәхнәгә күтәрелде, аларга Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

-Башкалар бәхетенә сөенә белгән кеше үзе дә бәхетле була. Социаль хезмәткәрләргә нәкъ шундый сыйфатлар кирәк, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова. – Сез зур хезмәт башкарасыз, тырышлыгыгыз өчен рәхмәт.

Районыбызның 22 авылында яшәүче ярдәмгә мохтаҗ булган 220 кешегә 43 социаль хезмәткәр хезмәт күрсәтә. Ярдәмгә мохтаҗларның иң яшенә – 27, иң өлкәненә 96 яшь.

Бөтен кеше дә бу тармакта эшли алмый. Өлкәннәргә физик яктан гына түгел, мораль яктан да булышу сорала, аларга сердәшче дә, киңәшче дә кирәк.

Лашман авылыннан Сиринә Габдуллина әлеге хезмәттә җиде ел, бүген аның карамагында алты өлкән кеше. Өйдә, урын өстендә ятучы үги әнисе дә аның тәрбиясендә.

-Мин 15 ел сатучы булып эшләдем, инде бу өлкәдә дә тәҗрибәм зур. Безне гел укытып торалар, урын өстендә ятучыларны карарга өйрәтәләр, - диде бәйрәмдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән Сиринә Гыйләҗ кызы. – Безгә психолог та, медицина хезмәткәре дә булырга туры килә. Эшемне яратам, шуңа авырлыгын тоймыйм. Отпускага киткәч, әбиләрем сагына да башлый, шалтыратышып, сөйләшеп торабыз.

Туймәт авылыннан Нәфисә Галимованың да хезмәтен югары бәяләделәр, ул да министрлыкның Мактау грамотасына ия булды.

Нәфисәнең бу тармакта хезмәт стажы 12 ел. Бүген биш өлкән кешене карый.

-Без инде бер-беребезгә ияләшкән, әби-бабайларның характерларын да беләм, шуңа аңлашып эшлибез, алар мине көтеп тора, үзем дә эшкә шатланып барам, - ди ул.

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев