Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Бүген, яңа, 2021 елга керер алдыннан чирмешәнлеләргә, якыннарыбызга, гомумән, барча халыкка иң әүвәл нык сәламәтлек телим. Коронавирус белән бәйле быелгы авыр хәл исәнлекнең кадерен белү кирәклеген искәртеп тора. Бу вәзгыять үтәр, яман чир җиңелер дип өметләнәбез.

Ни генә булмасын, 2020 елда да тарихка керерлек сөенечле вакыйгалар бар: районда дистәләп объект төзелде, ремонтланды, үзгәртеп корылды, яңа йортлар салынды, юллар шомарды. Яхшы уңыш җыеп алдык. Байтак социаль программалар гамәлгә ашырылды. Тагын шактый кеше үз эшен башлады, кече фермалар күбәйде. Кемдер юбилеен үткәрде, гаилә корды, яңа йортка күченде.

Бөек Җиңүнең -75, ТАССРның – 100, район оешуының 90 еллыгын тантаналы рәвештә бәйрәм иттек. Саный китсәң, күңелгә уелып калганнар бихисап. Халкыбыз дус, тату, аңлашып гомер итә.

Киләсе, 2021 елда да сау булып, эшебездән, тормыштан ямь, тәм табып, оптимист булып яшик, хөрмәтле райондашлар!

Яңа ел мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X