Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның КОТЛАВЫ

Тагын бер ел тарихка кереп бара. Ул, ышанып әйтә алабыз, уңай якка үзгәрешләр белән ныграк истә калыр.

Районыбызда ел дәвамында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту, уңайлы итү өчен бик күп яңа биналар төзелде, үзгәртеп корылды. Аеруча социаль өлкәгә зур игътибар бирелде, моңа федераль үзәк һәм республика байтак средстволар белән булышты, район мөмкинлекләре дә эшкә җигелде, алардан нефтьчеләр дә якта калмады. Халыкның үзсалым акчалары, аларга республика кушып биргән акчалар да конкрет максатларга юнәлдерелде.

Игенчеләребез һәм терлекчеләребезгә, башка һөнәр ияләренә олы хезмәтләре өчен рәхмәт җиткерәбез.

Ел дәвамында дистәләрчә гаилә яңа өйләргә күченде, кемнәрдер гаилә корды, бәби чәйләре үткәрде, хезмәтендә казанышларга иреште, һөнәр үзләштерде. Сүз дә юк, планлаган барлык эшләр дә чынга ашып бетмәгәндер, аларын киләсе елда ахырына җиткерергә язсын, район халкы киләчәктә дә дус, тату, аңлашып һәм сау, имин муллыкта яшәсен.

Яңа елда барлык өметләребез аклансын.

Якынлашып килүче яңа, 2020 ел белән!

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев