Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Хөрмәтле чирмешәнлеләр! Сезне ихлас күңелемнән дәүләт бәйрәме – Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм.

Россиянең иң көчле төбәкләре арасындагы республи-кабыз казанышларын арттыра бара – сәнгать, авыл хуҗалыгында, төзелештә, социаль өлкәдә тотрыклы күрсәткечләр белән горурлана алабыз. Заманча яңа технологияләр, эшнең яңа формалары гамәлгә керә бара, илкүләм мөһим программалар кыю тормышка аша, күп милләтле халкыбыз дус һәм тату, киләчәккә якты өмет белән яши.

Бу көннәрдә районыбыз эшчәннәре иген кырларында: уңып үскән уңышны җыялар, орлык әзерлиләр, җирэшкәртәләр, терлек азыгы әзерләүне дәвам итәләр, көзге чәчү үткәрәләр. Дистәләгән объектта төзелеш, ремонт эшләре дәвам итә. Халкыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советына тиздән үтәчәк сайлауларга әзерләнә.

Чын күңелемнән һәр гаиләгә, һәр кешегә саулык, бәхет, планлаган эшләренең чынга ашуын, иминлек телим.

Бәйрәм белән, Республика көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев