Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир балаларына эшкуар авылдашлары Яңа елга бүләк өлеште

Әмир башлангыч мәктәп – балалар бакчасында Чыршы бәйрәменә быел кунаклар күп җыелды. Әмирләр генә түгел, күрше Лашман авылыннан да килүчеләр шактый булды.

Лашман балалар бакчасында капиталь ремонт булу сәбәпле, күрше авылы сабыйларын да Әмир бакчасына йөрттеләр. Чыршы бәйрәмен дә алар биредә  үткәреп китәргә булганнар.

Бәйрәм уку алдынгыларын һәм “Чиста авыл синнән башлана!” акциясендә актив катнашучыларны котлаудан башланып китте.

Яңа ел тамашасы әкият геройларыннан башка узмый, билгеле, мәктәп укучылары әлеге рольләрне оста итеп башкардылар. Бәйрәмгә Кыш бабай да килгән иде, ул үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тамаша мәктәп укучыларының һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары белән үрелеп барды. Ахырдан аларның һәрберсенә яңа ел күчтәнәчләре тараттылар. Балаларны гына түгел, укытучыларны да, тәрбиячеләрне дә, гомумән, әлеге бинада эшләүче һәр хезмәткәрне шундый зур бүләкләр белән авылдашлары, Сургут шәһәрендә яшәүче эшкуарлар, бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар сөендерде.

Сүз уңаеннан, Әмир мәктәбендә тугыз укучы белем ала, балалар бакчасына 14 бала, дүртесе вакытлыча  Лашманнан, йөри, аларга ун кеше хезмәт күрсәтә.

Автор фотолары

Күбрәк фото: Әмирдә Чыршы бәйрәмендә бүләкләр өләштеләр (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев