Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашманда көрәш батыры бәйрәмнән мотоблок алып китте

Көрәш мәйданында барлык көндәшләрен аркаларына салган студент егет Нәзир Ибәтуллинны симез тәкә һәм мотоблок белән бүләкләделәр.

Лашман көне бәйрәменә Әлмәт районының Елховой авылыннан килгән Лилия Кашапова да моннан әллә никадәр бүләк алып китте. Ул өч еллап шулай тирә-күршеләрнең Сабан туе  уеннарында актив катнаша икән.

- Бүләк өчен йөрүем түгел, дөрес, аларны алу да күңелле, бик күп җыям вак-төякне. Үземә-үзем кызык ясап йөрим, - ди ул.

- Бар кеше дә мәйданга атлыгып тормый, яхшысынмыйлар , - диюемә:

- Әүвәл мин дә оялыбрак тора идем, хәзер - юк. Менә бүген гер күтәрүдә беренче урынга чыктым, утюг белән бүләкләделәр.  Бәрәңге чүпләдем – бүләк алдым, көянтә белән узыштым, әле кул көрәштерәчәкмен. Сездә хөкемдарлар да кешелекле. Быел бәйрәмне тагын да кызыклы иткәннәр, – ди авыллары амбулаториясендә эшләүче күршебез.

Әле дә ярый, шулай бәйрәмнәрне күтәрүче, әрсез якташларыбыз бар. Алар тамашачыларның күңелен күрә. Лашмандагы бәйрәмдә уеннар бик күп иде. Традицион бәйгеләрдән тыш, күзләрне бәйләп бәрәңге чүпләүчеләр дә булды.

Көрәштә Нәзир Ибәтуллин батыр калса, икенче урынга да шушы авыл егете Эдуард Михайлов  ия, аны бензопычкы белән бүләкләделәр, өченче урынга  әле 9 нчы сыйныфны гына тәмамлаган  Реваль Шәрифуллин чыкты, егетнең бүләге - “духовой шкаф”.

Бәйрәм киче салют белән тәмамланды, моңа кадәр сәхнәдә якташларыбыз – Айнур Галләмов һәм  Рузилә Булатова, үз иптәшләре белән җырлап-биеп, кунакларның күңелләрен күрделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев