Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Лашманда яшәүче юбиляр үткән тормышыннан канәгать

Лашман авылында яшәүче, шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Минсорурия Вильдановага аны карап торучы социаль хезмәткәр “боевой” әби дип характеристика бирде.

Ишле гаиләдә туып үскән кыз, яшь чагында аягын авырттырып, аннан соң урман кискәндә шул ук аягына агач төшеп, имгәнгән. Ләкин ул беркайчан дә төшенкелеккә бирелми, гомере буе шат күңелле булып яши. Юбилее белән котларга баргач та , район башлыгының котлау үзе алып укый башлады. “Мәскәүдән дә җибәргәннәр, ахрысы”, - дип куйды, Россия Президенты исеменнән килгән конвертны күреп алгач. Бүген инде ул йөри алмый, күп вакытын урын өстендә үткәрә, әмма хәзер дә зарланырга яратмый икән.

-Апа гомере буе: “Аллага шөкер, тормышлар яхшы, пенсияне китереп торалар”, - дия иде, - ди күп вакытын Минсорурия апа янында үткәрүче кардәше – туганының кызы Мәснуга апа. Ул Чирмешәндә яшәсә дә, әби янына бик еш кайта. -Без бит бөтенебез шул йортта үстек. Менә шул кечкенә йорттан кеше өзелми иде. Әле хәзер дә күршеләр көн дә бер кереп, апаның хәлен белеп чыгалар.

Минсорурия әби колхоз эшеннән дә читтә калмаган, әмма төп эш урыны мәктәп интернаты булган. Монда читтән килүче балаларны карап торган, аларга аш пешергән, яннарында кунган, мичкә утын ягып, бүлмәләрен җылыткан. Лашман мәктәбенә Кармыштан да килеп укыганнар. Әле аларның кайберләре хәзер дә әби янына килеп, хәлен беләләр икән. Ходай шулай язган күрәмсең, Минсорурия әби тормышка чыкмаган, үз балалары юк, бөтен назын шул читтән килгән балаларга биргән, шуңа онытмыйлар да инде аны.

-Әби -искиткеч кеше, -ди аның карап торучысы, социаль хезмәткәр Исламия Талипова – Ул бик чиста, тәртипле, әлегә кадәр бер намазны калдырмый иде, ураза тотты. Бик зиһенле, хәтере яхшы. Кергән-килгән кешене таный.

Юбилей уңаеенан, бүген Вильдановлар йортында табын көйләгәннәр, кунаклар килгән.

-Ярар, әби, исән бул, - ип чыгып киткәндә, Минсорурия әби: ”И,кызым, яшәмәдем түгел, яшәдем”, - дип куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев